news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: Татар китабы йорты диварларына су ага, бина чери башлаган

«Диварлары дымлы, күз алдыбызда коела бара. Идәнгә җәелгән плитка да купкан. Болай торса, бина кара күгәрек белән капланачак», - диде галимә.

Миләүшә Хәбетдинова: Татар китабы йорты диварларына су ага, бина чери башлаган
Салават Камалетдинов

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова Татар китабы йортының диварлары су таплары белән капланганын, дивар буйлап су агуын әйтте.

«Татар китабы йортын реконструкцияләгәннән соң ачарга да өлгермәдек, ул безнең күз алдында чери. Түгәрәк өстәл үткәрелгән вакытта, су таплары белән капланган, юешләнгән диварга күзем төште. Төзүчеләр, балконны төзекләндергәндә, суны бинага таба итеп агып китәрлек ясаган. Күз алдына китерәсезме, яңгыр, кар сулары бинаның диварына чишмә булып ага һәм дымлылык арта гына бара», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Галимә Татар китабы йортының коридорларын, бинаны урам ягыннан карап чыккан. «Диварлары дымлы, күз алдыбызда коела бара. Идәнгә җәелгән плитка да купкан. Бинаның нигезен ныгытырга онытканнармы? Болай торса, бина кара күгәрек белән капланачак. Мондый шартларда кулъязмаларны, китапларны саклап буламыни? Бина эчендә бик дымлы», - диде ул.

Татар китабы йорты дивары юешләнеп тора

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Казанның үзәгендә яшим. Кышын музейларның, Милли китапханәнең кар белән капланган түбәләренә күз салам. Кышын бик күп кар ява. Түбәне дә карап, саклап торырга кирәк. Киләсе елга карны чистарту һәм аны территориядән чыгару өчен акча бүлеп бирелгәнме? Бу турыда кем кайгыртырга тиеш икән?» – диде Миләүшә Хәбетдинова.

Аның әйтүенчә, Татар китабы йорты җитәкчелеге шикаятьләр җибәргән булган. «Бинаны капиталь ремонттан соң тапшырып, инде яңа төзекләндерүне көтәргәме? Тарихи бинаның беткәнен көтәләр микән... Су бинага таба аккан балконны реконструкцияләү өчен имзаларны кем куйган? Ни өчен ремонттан соң өч ел узганнан соң да бу төзәтелмәгән?» – диде галимә.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Төзелеш кимчелекләре һәм алар аркасында хасил булган дымлану, штукатурка коелу күренешләренең барысы да актларга теркәлгән; бу хакта ГИСУга һәм подряд оешмасы — ООО СК «ПромГрадСтрой» ширкәтенә хәбәр ителгән. Даими рәвештә диварларның бозылган өлешләренә косметик ремонт ясала, моның өчен Милли музей җитәкчелегенә рәхмәт. Ләкин реконструкциядән калган фундаменталь кимчелекләр төзәтелмәгән хәлдә, гадәти ремонт проблеманы чишми, әлбәттә», – диде Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.

Татар китабы йортының икенче катында урнашкан балконында су җыелган, су дивар буйлап агып төшә

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100