news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: «Такташ FEST»та иң кыйммәтлесе шунда: сәхнәне яшьләр тотты

Камал театрының яңа бинасында «Такташ FEST» проектын йомгаклауга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова аны оештыруга карата үз фикерләрен белдерде.

Миләүшә Хәбетдинова: «Такташ FEST»та иң кыйммәтлесе шунда: сәхнәне яшьләр тотты
Фото: © «Татар-информ»

«Финал кичәсен әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәт белдерәсем килә. Сез Такташ рухын сәхнәләштерә алдыгыз, стереотиплардан читләшеп, аның иҗатын заманча итеп тәкъдим иттегез. Сценарий программасына цензура аркасында үз вакытында басылмыйча калган хатирәләр кертелде, бу – Һ.Такташны шәхес һәм иҗат кешесе буларак аңларга мөмкинлек бирде.

Һади Такташ иҗат иткән әсәрләр, яңа буын язучылар, композиторлар, җырчылар, артистлар һәм гади укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Иң кыйммәтлесе шунда: сәхнәне яшьләр тотты.

Поэтик һәм музыкаль әсәрләр Такташ традицияләре дәвамлылыгын күрсәтте. Кичәнең концепциясен төзүчеләр аның иҗатын гадиләштерергә, биографиянең этапларын йомшартырга тырышмаган... Тамашачыларны язучының әсәрләре генә түгел, ә аның иҗат программасы белән дә таныштырдылар. Сәхнәдә шагыйрь образын күрсәтә алдылар, ул иҗади прорыв ясаган, эчтәлек һәм форма ягыннан да. Программа моноопералар, опералар, трагедияләр һәм башкалардан өзекләрне үз эченә алган иде», – ди ул.

«Такташ FEST» проектын йомгаклауга багышланган әдәби-музыкаль кичә турында тулырак «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100