Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миләүшә Хәбетдинова: Нәкый Исәнбәт кебек намус белән эшләүче башка бер татар галиме дә юк
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле галим, энциклопедист Нәкый Исәнбәтнең «Татар мифлары» китабы тәкъдим ителде.
Җыентыкны төзүче – филология фәннәре кандидаты, татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова.
«Җиде ел элек Нәкый Исәнбәт турында коточкыч роман дөнья күргәч, мин Язучылар берлегенә мөрәҗәгать иттем. Язучылар белән җыелгач, мин мондый сорау куйдым: «Университет аудиториясенә кергәч, мин Нәкый Исәнбәтне плагиатчы дип атарга тиешме, әллә энциклопедист-галим, милләтебез горурлыгы дипме?». Бернинди дәлил дә китерелмәгәч, мин «Казан утлары» журналында бу фикерне кире кагучы язма чыгардым. Бөтен халык Исәнбәткә каршы чыкканда да, мин аны якладым. Чөнки җиде ел дәвамында аның архивында эшләп, шуны аңладым: аның кебек намус белән эшләүче, һәр фикерен исбатлаучы һәм үз милләте белән горурланучы башка бер татар галиме дә юк», – диде Миләүшә Хәбетдинова.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Әдәбият галиме, фольклорчы Марсель Бакиров китап дөнья күрү тарихындагы аянычлы хәлләр турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Нәкый Исәнбәтнең вафатыннан соң Министрлар Советы галимнең 30 томлыгын чыгарырга карар бирә, әмма күпмедер вакыттан соң төп архив серле рәвештә юкка чыга.
«Мифларга бәйле китапны чыгару өчен Миләүшәгә зур кыенлыклар күтәрергә, хәтта аяк чалуларны җиңәргә туры килгән. Нәкый Исәнбәтнең утыз томлы китабын бастырып чыгару турында карар чыкканнан соң, хатыны Нәҗибә аның архивын китап нәшриятына китереп бирә. Архивлар Язучылар берлеге һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты арасында йөри. Шуннан соң, гаҗәп хәл, Нәкый Исәнбәтнең архивы юкка чыга. Миләүшәнең кулына каралама вариант кына килеп эләгә, ә төп нөсхәсе югала. Шуңа күрә аңа төрле әсәрләрдән, мифологиягә бәйле чыгышлардан һәм башка чыганаклардан җыя-җыя, бу хезмәтне мөстәкыйль рәвештә тулыландырырга туры килә», – дип аңлатты ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Бакиров фикеренчә, архивның югалуы хезмәтләрне үзләштерү максаты белән бәйле булырга мөмкин, чөнки шуннан соң башка авторларның мифологиягә бәйле язмалары чыга башлый.
Басмада галимнең 1910-1950 елларда татар авыллары буйлап җыйган уникаль фольклор материаллары тупланган.
Миләүшә Хәбетдинова шулай ук Нәкый Исәнбәтнең әле басылмаган хезмәтләре дә бик күп булуын искәртте.
«Нәкый Исәнбәтнең бәетләре, мөнәҗәтләре әле «шкаф төбендә» тулып ята, чөнки ул чорда аларны бастырырга ирек булмаган. Ул: «Миңа чыгарырга ярамый, бәлки сезгә чыгарырга ирек булыр» – дип Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан (ИЯЛИ) галимне чакырган. Ләкин ул биргән текстлар китапта басылып чыкмагач, 1940 елдан соң ул бу материалларын ИЯЛИга бүтән тапшырмаган», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз