news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: Нәкый Исәнбәт фольклористикада федераль масштабта эшләгән

Миләүшә Хәбетдинова: Нәкый Исәнбәт фольклористикада федераль масштабта эшләгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең федераль масштабта эшләгәнен әйтте. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында язучы һәм галим Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады.

«Нәкый Исәнбәт региональ фольклористика белән шөгыльләнмәгән. Аңа каршылык күрсәткәч, ул Мәскәүгә чыгып китәргә мәҗбүр була. Чөнки Нәкый Исәнбәт фольклористикада федераль масштабта эшләгән. Нәкый аганы фольклорчы Юрий Соколов хуплап чыга. Россия гуманитар фәнендә фольклористика буенча дәреслек нәкъ менә Соколов авторлыгында», - диде ул.

Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, Нәкый Исәнбәт Татарстанда һәм Башкортстанда галим Юрий Соколовның региональ вәкиле булган.

«Мин бу турыда төгәл әйтә алам, чөнки Нәкый ага архивында справкалар табылды. Ничек болай булып чыкканына шакката идем: Нәкый Исәнбәт – төрмәдә утырган, «җидегәнче». Аннан бөтен кеше курыккан. Ә бу вакытта Исәнбәтнең «Идегәй-Морадын» әсәрен бастырганнар. Рецензенты – Юрий Соколов. Моннан тыш, ул Санкт-Петербургның данлыклы «Academia» нәшрияты җитәкчесе дә әле», - диде галимә.

«Идегәй-Морадын» әсәренең икенче рецензенты – Кырым татарлары һәм төрки фольклорны өйрәнгән галим, профессор Владимир Гордлевский булган.

«Ничек итеп мондый югарылыктагы кешеләр төрмәдә утырган кешенең фәнни хезмәтенә рецензия язган соң? Чөнки алар Нәкый Исәнбәткә әлеге эшләрне башкарырга бирем биргән. Нәкый ага алар янына Мәскәүгә барып йөргән. Совет хакимияте вәкилләре безнең фольклорның киңлеген билгеләгән», - диде Миләүшә Хәбетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100