news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миләүшә Хәбетдинова Минзәлә театрында яшьләргә татар сәүдәгәрлеге тарихыннан дәрес бирде

Минзәлә педагогика көллияте студентларына филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» спектакле мисалында татар театры, әдәбияты һәм татар сәүдәгәрлеге тарихы темасына дәрес бирде.

Дәрес-лекция Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры залында узды. Башта студентларга «Пушкин картасы» программасы кысаларында Заһир Бигиевның шул исемдәге романы буенча куелган «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» детектив спектакле премьерасы күрсәтелде.

«Бу залда утыручыларның барысы да әсәрнең феноменальлеген аңлап та бетермәскә мөмкин. XIX гасырда татар сәүдәгәрлеге Европалашу өчен кирәк кадәр байлык туплый алган. Ләкин без барыбер чит һәм шунлыктан үсешебез тоткарланган», – дип башлады сүзен Миләүшә Хәбетдинова.

Ул «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы мисалында татарларның Европалашу юлын тасвирлады. Ул әсәрнең сюжет канвасы бүгенге детективлардан ким булмавына басым ясады.

«Күз алдына гына китерегез – 18 яшьлек егет беренче татар детективын язган. Бу татар әдәбиятының феноменаль адымы. Без әдәбият тарихыбызны шәрыкъ әдәбиятын укып дәвам иткәнбез. Ә биредә Европа әдәбияты килеп кергән. Безнең беренче романыбыз үгет-нәсыйхәт әсәре түгел, детектив», – диде ул.

Спектакльне Минзәлә театрында Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов куйган. Инсценировканы да режиссёр үзе ясаган. Рәссам – Булат Гыйльванов, пластика буенча рәссам – Марат Казыйханов, композитор – Йосыф Бикчәнтәев.

Минзәлә педагогика көллияте студентлары театрга педагоглары Гөлнур Гыйләҗетдинова, Светлана Уржумцева һәм Анна Панчугина белән килгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot