news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: Журналларның бетүе - аларның идеология белән бәйле булуларында

Миләүшә Хәбетдинова: Журналларның бетүе - аларның идеология белән бәйле булуларында
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәлдә балалар һәм яшүсмерләр матбугатындагы проблемалар һәм чишелеш юллары турында сөйләштеләр. Фиолология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова газета, журналларның бетүе идеология белән бәйле булуын әйтте.

«Безнең журналларның бетү проблемасы нәрсәдән килә – алар идеология белән бәйле туган журналлар. Шуңа күрә алар бик җитди системага кертелгәннәр, мәктәпләр белән бәйле булганнар. Системага кертелгәч, вакытны җәлләмичә эшләгәннәр. Бәлки безгә шундый газета-журналларның бер өлешен системага яраклы итеп чыгарырга кирәктер», – диде белгеч.

Ул мәктәп системасы үзгәрүен дә искәртеп узды.

«Бүген мәктәпләрдә «Мөһим сөйләшүләр» дигән дәрес бар. Элек совет чорында 20 минут «политинформация», бер дәрес класс сәгате була иде. Хәзер мәктәпләрдә укытучылар 40-50 ел эчендә класс сәгатьләрен үткәрү методикаларын югалтып бетергәннәр. Һәм алар бу дәресләрне ничек укытырга белмиләр. Балалар скепцизы бар, бу дәресләрне цензура итеп кабул итәләр», – диде Миләүшә Хәбетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100