news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миләүшә Хәбетдинова: Бүгенге чорда без чәчеләбез, ә безгә бер йодрык булып яшәргә кирәк

«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Кеше китә – җыры кала» телесериалы төшерелде. Ул «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтелә. Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова сериалга карата үз фикерен белдерде.

Миләүшә Хәбетдинова: Бүгенге чорда без чәчеләбез, ә безгә бер йодрык булып яшәргә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар халкы исеменнән мин сезнең алдыгызда баш иям. Безнең дәүләтебез, милләтне саклау өчен, бик күп акча бирә, чөнки без чик ягында басып торабыз. Нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә? Без бүген ул акчаның халкыбызга эшләгәнен күрдек, бу адымыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Съемкада катнашкан бер генә артист та, бер кеше дә, «тарихта мин калам» дип, «одеялны» үзенә тартмады. Аннары авылны сувенир кебек күрсәтмәгәнегез өчен рәхмәт. Белгечләрне чакыруыгыз күренеп тора, алар кадрда булган һәр әйберне үз урынына куйганнар.

Кинода татар халкы бер йодрык итеп, чәчелмәгән халык итеп күрсәтелә, бу – безнең өчен үрнәк, чөнки бүгенге чорда без чәчеләбез, ә безгә бер йодрык булып яшәргә кирәк.

Тәнкыйть булгач, шуны әйтергә мәҗбүр: музыка өлкәсендә дә баланс бар, ләкин гармунчыларны әзерләргә кирәк. Бу чор гармунсыз була алмый, киләсе серияләрдә бүгенге заман көйләре түгел, ә ул чорга хас җырлар яңгырар, дип өметләнәм», – ди тәнкыйтьче.

«Кеше китә – җыры кала» телесериалы турында фикерләрне «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot