Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миләүшә Хәбетдинова: Әдәбият дәресләрендә Муса Җәлил исеме генә калды
«Хәзер балаларга ике-өч чит телне өйрәнергә кушалар. Программада әдәбият дәресләре кыскара», - диде галимә.
КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова әдәбият дәресләрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты гына тирәнтен өйрәнелүен әйтте.
«Совет чорында фронтовик-шагыйрьләрнең иҗаты шактый өйрәнелә иде. Ләкин хәзер балаларга ике-өч чит телне өйрәнергә кушалар. Шуның өчен программада әдәбият дәресләребез кыскара. Сугыш темасы артында бердәнбер исем – Муса Җәлил генә калды. Калганнарны чыгарыр өчен дәүләт ягыннан программа юк», - диде ул Татар китабы йортында сугыш еллары язучыларының батырлыгы турындагы түгәрәк өстәлдәге чыгышында.
Галимә Муса Җәлил иҗатын өйрәнгәндә мәктәп укучыларын Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрына алып барып, аларга «Җәлил» операсын күрсәтү урынлы булыр иде дип саный. «Ни өчен классик исемен йөрткән әсәрләр бары тик музей кысаларында гына үтә? Нишләп ул көнне консерваториядә Муса Җәлилнең җырлары яңгырамый?» – диде ул.
«Эшләмибез дип әйтеп булмый, ләкин безгә җиң сызганып эшлисе бар әле. Соңгы елларда әдәбият галимнәре бу темага битараф, галим-белгечләр дә үлеп бара. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр: Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин һ.б. безнең арабызда юк. Бу юнәлеш белән Искәндәр Гыйләҗев шөгыльләнә башлаган иде, ләкин ул Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры вазифасында. аның да вакыты юк. Белгечләр үсеп чыксын иде дигән теләк бар», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз