Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миләүшә Тәминдарова: Җырларыбыз белән хәрби рухны күтәрик!
Татарстан Республикасы камера оркестры җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова «ВСЕ СВОИ» телемарафонында кунакта булды. Аның сүзләренчә, җырлар рухны күтәрергә ярдәм итә.
«Минемчә, җырлый торган кеше - бәхетле кеше. Бергәләп җырлаганда теләсә кайсы концертта бөтен тамашачы торып басып соңгы җырны башкара. Мәсәлән, беренче егетләрне махсус хәрби операциягә озатканда концертта шулай булды. Мин аларга әни буларак, һәркайсына «Сезнең кайтуыгызны көтәм», дип әйтәсем килә. Җыр башкарып, кешегә әйтәсе килгән сүзеңне әйтеп була», - диде ул.
Миләүшә Тәминдарова махсус операциягә киткән егетләрнең җырлар башкарганда күзләрендә өмет чаткысы күргән.
«Кызыл мәйданда без Россия көнендә меңләгән халык белән бергәләп кушылып патриотик җырлар башкардык. Җыр яшәргә ярдәм итә, көч бирә. Бәхетле булуның рецептын беләсегез киләме? Җырлар җырласагыз, ярты проблема сездән китәчәк. Җырлар башкарганда мин ватанымның нәрсә иканең аңладым», - диде Миләүшә Тәминдарова.
Ул туры эфирда җырлап та күрсәтте.
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акциясе дәвам итә.
Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз