news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миләүшә Тәминдарова: Әлфия Авзалова исемендәге бәйгедә аның бөек исеменә лаеклар табыла

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова фикеренчә, Әлфия Авзаловага охшаш җырчылар түгел, аның бөек исеменә лаеклар булырга тиеш. Бу хакта ул Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-бәйгегә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

Гомумән алганда, Миләүшә Тәминдарова бик зур талант ияләренә кытлык булуын, кемдер башкага тиңләшергә, охшарга тырышуын, кемдер үзенә кадәр булганны кабатларга омтылуын әйтте. «Оригиналь сәнгать кирәк, моңа кадәр дә булган бер үк охшашлыкны тиражлау түгел, ә үзенчәлеклене тәкъдим итү мөһим», – дип ассызыклады.

Ул бәйгедә катнашучылар да шундый максат белән килергә тиешлегенә ишарәләде. «Безнең максат – Әлфия Авзаловага охшаш сәләт иясен табу түгел», – диде. Миләүшә Тәминдарова фестивальнең файдалы коэффициенты югары булуын да әйтте. «Сәләтле, үзенчәлекле кешеләрне табабыз. Бик шәп җырлыйлар, чын татар сәнгатенең горурлыгы булып саналырлык кешеләр бар», – диде Миләүшә Тәминдарова.

news_right_1
news_right_2
news_bot