Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миләүшә Шәрәпова: Яшьләрне биш көнгә җыеп кына татар телен өйрәтеп булмый
«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова Татар яшьләре көннәренә карата үз фикерен белдерде. Форумда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләренең татарча аралашуы турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Татар яшьләрен биш көнгә җыеп, татар теленә өйрәтеп булмый. Оештыручыларның максаты - татар балаларын, яшьләрен кызыксындыру, алар үз төбәкләрендә татарча сөйләшергә оялмасыннар. Татар балалары татар лагерьларыннан кайтып, әниләренә: «Миңа татар телен белү җитмәде, миңа китаплар алыгыз», - дигән очраклар булды һәм бар», – диде Миләүшә Шәрәпова.
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татар яшьләре көннәре татар теле буенча да зур тәҗрибә бирә, дип саный.
«Яшьләр форумга килеп, татар телендә сөйләшеп, төрле остаханәләрдә, бәйгеләрдә катнашып, зур тәҗрибә туплыйлар. Яңа белемнәр белән үз төбәкләрендә зур сменалар үткәрәләр. Безнең өчен ул зур эш. Бөтенесе татарча сөйләшмәсәләр дә, алар өчен махсус остаханәләр була. Тәҗрибәләрен арттырып, тагын да матуррак һәм төгәлрәк итеп татар телендә сөйләшә алачаклар», – диде министр.
«Идел» яшьләр үзәгенең яшьләр эшләре буенча белгече, проект кураторы Салават Кадыйров Татар яшьләре көннәрендә бөтен кеше дә татарча сөйләшмәвен әйтте.
«Бөтенесе дә татар телендә генә сөйләшми. Без аны яшермибез. Хәзерге көндә күбесе татарча сөйләшергә тырыша. Татарның бер казанында кайнасак, татарча сөйләшә башларлар, дип өметләнәбез», – диде ул.
- Казанда 13-17 сентябрьдә Татар яшьләре көннәре үтәчәк. Форумда 23 төбәктән татар яшьләре катнашачак. Ачылу тантанасы 13 сентябрь 13:00 сәгатьтә «Урам» паркында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз