Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миләүшә Айтуганова Мәрҗани турында «Укытучы» фильмының бюджетын әйтте
Режиссер Рамил Төхфәтуллинның татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Укытучы» фильмының бюджеты хәзерге вакытта 80 млн сум дип бәяләнә.
«40 миллионны Россия Федерациясе бирде. 40 миллионны – Татарстан белән Үзбәкстан. Якынча 80 миллион. Нәкъ менә фильмның тулы бюджетын тутырабыз һәм күпмегә сыешканыбыз аңлашылачак», – дип җавап бирде фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова «Алтын мөнбәр» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.
Фильм Татарстан һәм Үзбәкстан киноучреждениеләре хезмәттәшлеге кысаларында эшләнгән, ә аны җитештерүдә «Мосфильм» киноконцерны базасында «Фильм Фьюжн ПРО» кинокомпаниясе, РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография агентлыгы һәм «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе катнаша.
Фильмның режиссерлары – Татарстаннан Рамил Төхвәтуллин, Үзбәкстаннан – Илһам Мөхәммәдиброхимов.
«Укытучы» быел «Алтын мөнбәр» фестивален ачу фильмы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз