news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Тәминдарова Элвин Грей турында: Популярлык бар икән – димәк, сәбәбе бар

Әлеге сөйләшү Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Дәүләт хорының “Алтын граммофон” концерты вакытында булды.

Миләүшә Тәминдарова Элвин Грей турында: Популярлык бар икән – димәк, сәбәбе бар
Рамиль Гали

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова Элвин Грейның популярлыгын татар эстрада сәнгатендә тинейджер нишасының моңарчы буш торганлыгы белән бәйләп аңлата.

“Заманында “Ласковый май” да популяр иде. Элвин шул ук “Ласковый май”, - диде ул журналистларга. – Элвинны мин ихтирам итәм, димәк, татар халкының аны ишетәсе килә. Һәр популярлыкның ниндидер үз дөреслеге бар. Безнең бит моңарчы татар тинейджеры юк иде”.

“Мин кешенең популярлыгына өстән карамыйм, популярлык очраклы була алмый. Популярлык булган икән – димәк, сәбәбе бар. Димәк, халыкның шуны тыңлыйсы килә, - дип дәвам итә ул. - Әгәр Стас Мхайловка 7000 сумга билет алалар икән - кешеләр аны ишетергә тели. Хатын-кыз аны ике генә сәгатькә үзенеке итеп тоеп тора. Ул тавышына кирәкле буяуларны кушып “Для тебя” дип җырлый. Тавышы да артык юк. Ә ниндидер бер интонациясе бар”, - ди Миләүшә Тәминдарова.

Искәртеп үтәбез, әлеге сөйләшү Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Дәүләт хорының “Алтын граммофон” концерты вакытында булды. Концертта татар халык җырлары һәм татар музыкаль сәнгатенең шедеврлары булган татар җырлары дөнья классикасы янәшәсендә яңгырады.

Концерт турында тулырак “Интертат” электрон газетасыннан укырсыз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100