news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миләүшә Хәбетдинова Курчак театрында «Мырау батыр» әкияте буенча лекция укыячак

«Әкият» курчак театры 14 ноябрьдә «Әкият-BELEM» проектының «Татар балалар әдәбияты җәүһәрләре» дигән лекцияләр циклын башлап җибәрә.

Миләүшә Хәбетдинова Курчак театрында «Мырау батыр» әкияте буенча лекция укыячак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театры белем бирү проекты кысаларында балалар яратып укыган әсәрләрнең берсе «Мырау батыр» әкиятен анализлый. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

«Әкият» курчак театры 14 ноябрьдә үзенең «Әкият-BELEM» проектының «Татар балалар әдәбияты җәүһәрләре» дигән лекцияләр циклын башлап җибәрә.

Беренче лекциянең темасы: «Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әкияте буенча фикер алышу». Лекцияне КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова укый.

«Нәкый Исәнбәтнең «Мырау Батыр» әкияте күпсерияле фильм итеп тә төшерелде. 12 сериядән торган телемюзиклны балалар белән беррәттән, өлкән буыннар да яратып карады. Гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады?» — дип сорау куя оештыручылар. 

«Әкият-BELEM» проектын тормышка ашыру барышында милли әдәбиятка игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән 30лап очрашу үткәрү планлаштырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot