news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсыннан дуэт беренче тапкыр Мәскәүдә яңгырады

Кави һәм Сәрвәр дуэтын Эльза Заяри һәм Артур Исламов башкарган.

Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсыннан дуэт беренче тапкыр Мәскәүдә яңгырады
https://tatmsk.tatarstan.ru/

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Мәскәү халыкара музыка йортында Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсыннан Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова дуэты беренче тапкыр яңгырады.

«Өзекне Эльза Заяри һәм Артур Исламов Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры белән бергә башкарды», дип хәбәр итә либретто авторы Айдар Әхмәдиев.

Ул рольләрнең Артур һәм Эльза өчен махсус язылуын ассызыклады. Авторлар образ өстендә аларны истә тотып эшләгән.

«Әсәр өстендә без 2019 елның июнендә үк эшли башлаган идек. Материаллар җыеп, формасын уйладык. Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Тансыковна белән очрашып аның хәер-фатыйхасын алдык», — ди Айдар Әхмәдиев. Ул әсәрнең тулысынча әзер булуын әйтә.

«Кави-Сәрвәр» операсы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан әдәбият-сәнгать әһелләренә бирелгән грант хисабына язылды.

Кичә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре уңаеннан Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты үтте.

Татарстан мәдәнияте көннәре Мәскәүдә 2011 елдан бирле үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100