news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миләүшә Хәйруллина «Партитура» яшь композиторлар конкурсы лауреаты булды

«Кави-Сәрвәр» операсыннан дуэт Мәскәү консерваториясенең Зур залында яңгыраган.

Миләүшә Хәйруллина «Партитура» яшь композиторлар конкурсы лауреаты булды
Рамил Гали/архив

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Композитор Миләүшә Хәйруллина «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы лауреаты һәм финалисты булды.

«Кичә „Кави-Сәрвәр“ операсыннан дуэт Мәскәү консерваториясенең Зур залында Мәскәү академия симфоник оркестры башкаруында яңгырады», — дип хәбәр итә әсәрнең либретто авторы Айдар Әхмәдиев.

Дуэтны солистлар Артур һәм Эльза Исламовлар башкарган.

«Кави-Сәрвәр» операсы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән бирелгән грант хисабына язылган әсәр.

Миләүшә Хәйруллин «Опера яки оперетта музыкасы» номинациясендә катнашкан. Конкурс җиңүчесе 25 мартта гала-концертта ачыкланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot