Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миләүшә Хәйруллина бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында җиңде
Җиңүчеләр арасында тагын бер Татарстан вәкиле — «Эстрада-симфония музыкасы» номинациясе лауреаты — Мердан Бяшимов (Ашхабад, Казан).
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшь композиторларның бөтенроссия «Патритура» конкурсының «Опера музыкасы яки оперетты музыкасы» номинациясендә татар кызы Миләүшә Хәйруллина җиңеп чыкты.
Оештыручылар кичә Мәскәү консерваториясенең Зур залында узган гала-концертта конкурс нәтиҗәләре — аның сигез номинациясе җиңүчеләре игълан ителүе турында хәбәр итә.
Җиңүчеләр арасында тагын бер Татарстан вәкиле — «Эстрада-симфония музыкасы» номинациясе лауреаты — Мердан Бяшимов (Ашхабад, Казан).
«Балет музыкасы» номинациясендә финалистлар арасында Казаннан Елена Шипова да бар.
Быел конкурска илнең 63 регионнан 800дән артык заявка кергән.
Жюри эшчәнлегендә 50дән артык күренекле композитор һәм мәдәният әһеле катнашкан. Алар арасында Мәскәү консерваториясе ректоры Александр Соколов, композиторлар Алексей Рыбников, Максим Дунаевский, Юрий Потеенко, дирижерлар Юрий Башмет, Фабио Мастранджело һәм Михаил Грановский, режиссерлар Дмитрий Бертман һәм Георгий Исаакян, саксофонист Игорь Бутман һәм башкалар булган.
Жюрида Татарстан һәм Россия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, танылган татар композиторы Эльмир Низамов та бар иде.
Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән бирелгән грант хисабына язылган әсәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз