Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миләүшә Хәбетдинова яшь прозаиклар милли-эпик традицияләрне өйрәнмичә яза дип саный
Рус әдәбияты образлары системасына таяна торган буын килде әдәбиятка, ди филология фәннәре кандидаты.
(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова яшь прозаиклар милли-эпик традицияләрне өйрәнми һәм рус әдәбияты образлары системасына таянып язалар дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында әйтте.
“Бүгенге яшь прозаикларның хикәяләрен күрәм мин. Гел бастырып чыгара “Казан утлары” журналы. Алар безнең милли-эпик тардицияләрне өйрәнмичә яза. Интрига гына түгел, тема табу гына түгел, нинди инструмент кулланып, нинди алымнар кулланып син бу әсәрдән матур конструкция, композиция төзи аласың? Икебана кебек аның һәр чәчәге, геройның һәр сүзе, һәр образы үз урынында булырга тиеш. Безнең әдәби мәктәп юкка чыга. Хәзер дөнья әдәбиятын өйрәнәбез дигән, рус әдәбияты образлары системасына таяна торган буын килде әдәбиятка. Ә безнең үзебезнең милли-эпик традицияләрен өйрәнгән язучылар әдәбиятка киләләр дип әйтә алмыйм. Мин моңа бик кайгырам”, - диде ул.
Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, бүгенге романнарга бик күп фамилияләр кертәләр һәм алар истә калмый. “Аннан бер әйбергә тап булдым. Бик күп фамилияләр кертәләр бүгенге романнарга, алар истә калмый. Нишләп бу геройлар онытыла? Мин әле моның хикмәтен чишмәдем. Вакыт уза, мин онытам, төп геройларны гына истә тотам. Ә Аяз абыйның әсәрләрен күз алдыгызга китерегез. Мөхәммәт Мәһдиевнең, Галимҗан Ибраһимовның романнарына ничә герой керә - алар әле дә истә”, - ди ул.
Интервьюның тулы вариантын “Интертат” сайтында укырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз