news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова XX гасыр татар язучылары дөнья картинасында күренергә тиешлеген әйтте

Галимә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил әсәрләрен генә тәрҗемә итүдә активлык күренә дигән фикердә.

Миләүшә Хәбетдинова XX гасыр татар язучылары дөнья картинасында күренергә тиешлеген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова XX гасыр уртасында иҗат иткән язучылар да дөнья картинасында тәкъдим ителергә тиеш дип саный. Бу хакта ул Аяз Гыйләҗевнең “Яра” повестен төрек теленә тәрҗемә итү презентациясендә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Әгәр дә без күргәзмәгә күз салсак, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил әсәрләрен генә тәрҗемә итүдә активлык күренә. Әмма XX гасырның урталарыннан инде берничә буын язучылар үсте, алар да дөнья картинасында тәкъдим ителергә лаеклы”, - ди Миләүшә Хәбетдинова.

“Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә укучы да үзгәрә. Китапны чыгарганчы, аның кем кулына эләчәген, ул халыкның нинди ментальлектә булганын белергә кирәк. Кайвакыт, китап адресатын да тапмаска мөмкин. Китапны тәкъдим иткән илнең реалияләрен белү зарур”, - ди галимә.

КФУ доценты докладында татар язучыларына мөрәҗәгате белән чыкты. “Залда Ринат Мөхәммәдиев утыра. Мин китапларыгызны Төркиядә актив нәшер ителгәнен беләм, әмма мондагы күргәзмәдә китапларыгыз юк. Мин Сезне тәнкыйтьләргә тиеш. Сез – татар халкының байлыгы.

Әгәр дә Сез китапларыгызны Милли китапханәдә мирас буларак саклап калдыру турында кайгыртмасагыз, хезмәтләрегез үзегезнең чор белән бергә югалырга мөмкин. Безнең максат – XXI гасырның яңа буынына татар әдәбияты байлыгын тапшыру”, - диде ул.

“Әгәр дә мондый эш башкарылмаса, татар халкы алга таба бара алмаячак”, - дигән нәтиҗәгә килде Миләүшә Хәбетдинова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100