news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: Венгриядә яңгыраган татар җырларыннан канәгать калмадым

Татар галимнәре Будапешта мини Сабан туенда катнашып кайттылар.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Венгрлар татар милләте белән кызыксына. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова әйтте.
 
Исегезгә төшереп узабыз, 12-19 июнь көннәрендә татар галимнәре Миләүшә Хәбетдинова һәм тарих фәннәре докторы, профессор Айдар Хәбетдинов Венгриядә булып кайты. Алар анда татар классигы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” китабын тәкъдим итү чарасында һәм Венгриядә оештырылган мини Сабан туенда катнашып, милләттәшләребез белән очрашты. 
 
“Вегриядә грант буенча төрле халыкларның милли бәйрәмнәрен уздыралар икән, - ди Миләүшә Хәбетдинова. – Әлеге илгә килеп төпләнеп яши башлаган халыклар үз бәйрәмнәрен оештырып, башка халыкларга үз милләтләре турында аваз сала. Татар җәмгыяте һәм «Алфавит» идарәсе фонды җитәкчесе Рита Хәсәнова чакыруы буенча, без дә  волонтерлар буларак мини Сабан туенда катнаштык. Айдар Хәбетдинов белән икәү балаларны милли уеннарга өйрәттек. Венгрлар үзләре дә кәгазьдән бик яратып түбәтәйләр ясады. Татар җәмгыяте оештырган мастер-классларда катнаштылар. Сабан туена килгән кунакларга татар милләтенең тарихын, мәдәнияте, үзенчәлеге хакында сөйләдек. Туристик маршрутлар турында да мәгълүмат бирдек. Шунысы кызганыч, анда гомер итүче милләттәшләребездә мәгълүмат бик аз. Алар үзләренчә тырышалар, ләкин Татарстаннан аларга ярдәм кирәк. Венгриядә яңгыраган татар моңнарыннан да мин канәгать калмадым. Аларга чын татар аһәңнәрен ишеттерәсе иде. Күбесе ана телен дә белми, башлыча рус телендә аралашалар. Шунысы куанычлы, Венгриядә гомер итүче татарлар “Алфавит" тирәсендә берләшә башлаган. Гади кеше уен, җыр, әдәбият аркылы халыкка тартыла бит. Шуңа күрә Венгриягә татар милләте турында күбрәк мәгълүмат таратасы иде». 
 
Миләүшә Хәбетдинова әлеге эшләрне җайга салу өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәчәген дә белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100