news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова татар теленең «инкыйраз»ы алты елдан киләчәген фаразлады

Галимә татарча фәнни мәкаләләр язылмауны трагедия дип атады.

Миләүшә Хәбетдинова татар теленең «инкыйраз»ы алты елдан киләчәген фаразлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казан (Идел буе) федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова татар теленең «инкыйраз»ы алты елдан киләчәген фаразлады.

«Безнең „инкыйраз“ алты елдан килеп җитәчәк. Татар теленнән баш тарткан беренче балалар биш елдан мәктәптән чыга башлыйлар», — диде Миләүшә Хәбетдинова Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган «Татар теле — фән теле» семинарында.

Галимә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән уздырылган «Татар сүзе» бәйгесендә дүрт мең кеше катнашуы белән тынычланырга ярамаганын белдерде.

«Без Филармониядә дүрт мең кеше татарча шигырь укыды дип мактанып утырабыз. Бу — Минтимер Шәймиевнең җимеше. Ул безнең суверенитет чорында татар мәктәбе ачты. Суверенитет балалары хәзер үз балаларын сәхнәгә чыгарды. Ләкин бездә хәзер трагедия — татарча фәнни мәкаләләр язмыйлар һәм татар телен белгән кешене дә яздыртып булмый», — диде Миләүшә Хәбетдинова.

Университет доценты татарча фәнни мәкаләләрнең аз булуын югары мәктәптәге бәяләү системасында күрә.

«Күпме акча китердем мин университетка? Күпме „Скопус“ мәкаләсе чыгардым? Күпме галим аларны кулланды? Минем эшчәнлекне университет шулай бәяли. Татар әдәбияты „Скопус“та бик кирәк инде. Без монда энтузиастлар гына калдык. Дәүләтнең тел турындагы законнары эшләсә генә телебез исән калачак», — диде Миләүшә Хәбетдинова.

Инкыйраз — регресс, бетү, юкка чыгу, сүнү, үлеп бетү процессы. 1903 елда Гаяз Исхакый «200 елдан соң инкыйраз» антиутопия әсәрен яза, анда халыкның 200 елдан соң юкка чыгу ихтималын фаразлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100