news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова романнарны электрон челтәрдә урнаштырырга кирәк дип саный

Филология фәннәре кандидаты әйтүенчә, яшь буын хәзер китапларны планшеттан укый.

Миләүшә Хәбетдинова романнарны электрон челтәрдә урнаштырырга кирәк дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә романнарны электрон челтәрдә урнаштырырга кирәклеген әйтте.

“Романнар электрон челтәрдә басылмый. Авторлык хокукларын саклыйлармы, белмим инде. Яшь буын хәзер планшеттан китап укый. Аларга кәгазь китап кирәкми дә, вакытлары булганда укыйлар”, - ди Миләүшә Хәбетдинова.

Филология фәннәре кандидаты язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” романын мисал итеп китерде. “Китапларның анонсларын рус, инглиз телләрендә яңгыратырга кирәктер. Кеше Интернетта утыра, бу анонсны күрә. Фәүзия Бәйрәмованың китабын эзләп йөрим, кайдан сатып алырга да белмим. “Казан утлары”нда беренче бүлеге генә басылды бит, бер китап кибетендә юк. Кайдан табарга бу китапны? Димәк, аны электрон челтәрдә урнаштырырга кирәк. Үз акчасына чыгаргандыр инде ул китапны, сәбәбе дә бардыр. Себер татарларының Күчем ханнан бирле тарихын укучылар шушы китаптан гына алырга мөмкин бит. Татар тарихын мәктәпләрдә бүген өйрәнмиләр. Моның интригасын табып, реклама ясарга була бит. Үз тарихыңның ак тапларын юк итә торган китап бит бу. Анда риторика бар, публицистика бар. “Һиҗрәт” романы кайчан чыккан инде, Интернетка кереп карадым, бер фикер юк. Фәүзия апаның интервьюлары гына эленеп тора. Бер язучы да бу китап турында фикер әйтмәгән, бер белгеч тә чыгыш ясамаган, электрон челтәрдә юк бернәрсә дә”, - диде ул.

Миләүшә Хәбетдинова интервьюда өлкән буын язучыларына үзенең мөрәҗәгатен җиткерде. “Әсәрләрегезне чыгаргач, яшьләрне җыеп, бу китапларны укып, аралашырга кирәк. Язучылар союзында җыелыпмы, бу китаплар турында сөйләшергә иде”, - ди ул.

Интервьюның тулы вариантын “Интертат” сайтында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100