news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова “Әллүки” берләшмәсе төшергән "Имтихан" фильмын “Зөләйха” белән тиңләде

“Татарстан киносына миллиардлаган акча керә, әмма барлык төшерелгән фильмнардан “Зөләйха” фильмын гына сайлый алабыз. Калган кинолар – клип”, - ди ул.

Миләүшә Хәбетдинова “Әллүки” берләшмәсе төшергән "Имтихан" фильмын “Зөләйха” белән тиңләде
Султан Исхаков

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казан федераль университетының татаристика һәм тюркология югары мәктәбе каршында эшләп килүче “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе төшергән “Имтихан” фильмын филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова “Зөләйха” фильмы белән тиңләде.

“Безнең Татарстан киносына миллиардлаган акча керә, әмма барлык төшерелгән фильмнардан да берничәсен генә сайлый алабыз. “Зөләйха” фильмыннан соң да дистә ел узды. Ул безнең беренче җимешебез. Калган кинолар – клип. Ул фильмнарны без кино дип әйтә алмыйбыз. Бүгенге киноны караганда сценарийга игътибар иттем - дөрес төшерелгән. Һәр сценада да үзенең конфликты бар. Аны яшь драматурглар да эшли алмады. Мин 3 ел буе татар драматургиясендә болганып йөрим, әмма өлкән драматурглар да конфликтның нәрсә икәнен аңламый. Бүген мине сөендердегез. Сез - аның структурасын аңлап эшләгән белгечләр. Без бу залдан чыгып китмәдек, чөнки фильм үзенә җәлеп итә. Без “Ак чәчәкләр”не, “Корбан” фильмын карадык. Әллә нинди техник эффектлар белән зур планнар төшерәләр, ләкин алар мәгънәсез. Бу кинода һәр мизгел уйланган. Фильм “галочка” өчен генә төшерелмәгән”, - диде Миләүшә Хәбетдинова.

“Гомумән, минем тавыш операторы булуымнан фильмны төшерү тарихы башланды. “Әллүки” ел саен үзенең фильмнарын күрсәтә иде. Мин кино сәнгатен яратучы кеше буларак, үземнең сценарийны тәкъдим иттем. Бер көнне Алсу Сәлахова ноутбугы белән килде һәм без сценарий язарга тотындык. Безгә режиссер кирәк булды. Аллага шөкер, үзебезнең “Мизгел” театрының баш режиссеры Марсель Җәббаров безне 3-4 ел дәвамында режиссерлык серләренә өйрәтте. Режиссерлык эше бик тә ошады. Алга таба проектларыбыз да бар”, - диде фильмның режиссеры Ленар Хамматов.

"Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халисә Ширмән фильм төшерүдә катнашучыларның эшен югары бәяләде.

“Мин үзебезнең егет-кызларыбызга һәм үзебезнең артистларыбызга чын күңелдән сокланып утырдым. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын. Бер көнне дә мең төрле яшәп була”, - диде Халисә Ширмән.

“Имтихан”ның режиссеры Ленар Хамматов фильмның идеясен төп геройның бер үк көнне төрлечә кичерә алуында күрә, ягъни һәр кешегә дә үзен үзгәртергә мөмкинлек бирелә.

Фильмның төп герое – Фаил Хәкимуллин. Ул имтиханга әзерләнми һәм аны бирә алмый. Алай гына да түгел, ул – күп кенә эшләрен иртәгәгә калдыра. Иртән торгач, шул ук күршесе, шул ук имтиханга чакыра. Берничә көн шулай кабатлангач, егет сизенә башлый, нәрсәнедер үзгәртмәкче була, имтиханын да бишлегә бирә, тик Фаил кабат шул көндә уяна. Шулай бер үк көнне төрлечә яши башлагач, Фаил күп еллар элек гаиләсен ташлап киткән әтисенең вафат булуы турында хәбәр ала.

“Татар-информ” әлеге фильмның өзеген тәкъдим итә. Тиздән “Имтихан”ның тулы вариантын карап булачак.

"Имтихан" фильмы
Идея авторлары: Ленар Хамматов, Алсу Сәлахова, Ләйлә Хәбибуллина, Гүзәл Закирова, Зилә Сабитова;
Сценарий авторлары: Ленар Хамматов, Алсу Сәлахова;
Режиссер: Ленар Хамматов;
Операторлар: Райнур Мөбәрәкшин, Ленар Хамматов, Миләүшә Нигъмәтуллина;
Монтаж: Ленар Хамматов;

Рольләрдә:
Фаил Хәкимуллин – Нияз Вәлиуллин;
Фаилнең дусты – Руслан Сәетмөхәммәтов;
Әнвәр Каюмович – Илфак Хафизов;
Укытучы – Радик Хөснетдинов;
Гүзәл – Алсу Сәлахова;
Әти – Фирдүс Хамматов;
Бүлмәдәш - Тимур Минимуллин;
Китапханәче – Гөлчәчәк Гыйләҗева;
Буфетчы - Зөлфия Закирова;
Укытучы тавышы – Алсу Әшрапова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100