news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова әдәбиятта үсеш булсын өчен тәнкыйть кирәк, дип саный

Филология фәннәре кандидаты әйтүенчә, өлкән язучылар әдәби осталыклары белән уртаклашырга теләми.

Миләүшә Хәбетдинова әдәбиятта үсеш булсын өчен тәнкыйть кирәк, дип саный
Солтан Исхаков

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова “Татар-информ”га интервьюсында әдәбиятта үсеш булсын өчен тәнкыйть кирәклеген әйтте.

“Хисап биргәндә, безнең 400 язучы бар. Язучыларның күбесе Казанда яши, иҗат итә, ләкин бер-берсе белән аралашмый. Бер-берсенең иҗатына бәя бирми. Шулай булгач, үсеш турында сүз бара аламы икән? “ – диде ул.

Миләүшә Хәбетдинова язучы Аяз Гыйләҗевны мисал итеп китерде. “Мәктәп укучысы “Казан утлары”на хикәя җибәрә. Язучы исә аңа 16 битлек рецензия яза. Укучыда талант юк әле, тумаган, ләкин бу - әдәби мәктәп. Сиңа язучы булырга ничек ярдәм итә алам мин, ди ул. Нинди китаплар укырга тиеш син? Язмаңда шундый-шундый эпизод бар, аны ничек үстерергә була, син аны бу язучыдан укып өйрән, дип киңәшләр бирә. Бүген яшь язучыларга ярдәм итә торган мондый язучы бармы?” - диде ул.

Уңай күренеш дип, ул Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелегендәге “Калеб”не атады. “Очрашулар еш оештырылса да, анда олы яшьтәге язучылар әдәби осталыклары белән уртаклашырга теләми”, - дигән фикер әйтте Миләүшә Хәбетдинова.

Интервьюның тулы вариантын “Интертат” сайтында укырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100