news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшə Хəбетдинова Аяз Гыйләҗев татар халкын дөнья күләмендə танытты дигəн фикердә

КФУ доценты 1960 еллар язучылары татар халкының телен, мəдəниятен саклап кала алды дип саный.

Миләүшə Хəбетдинова Аяз Гыйләҗев татар халкын дөнья күләмендə танытты дигəн фикердә
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). КФУның əдəбият кафедрасы доценты Милəүшə Хəбетдинова Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев гомерен татар халкын дөнья күлəмендə бөек итүгə багышлады дип белдерде. Бу хакта ул "Татар-информ" хəбəрчесенə "Аяз Гыйлəҗев дəвере: татарлар һəм Татарстан" фотокүргəзмəсендə əйтте.

Əлеге күргəзмə Филология һəм мəдəниятара багланышлар институтында бара. Максаты - кунакларны татар мəдəниятенең дөньясы белəн таныштыру. Күргəзмəне Аяз Гыйлəҗевнең яраткан җыры "Олы юлның тузаны" җыры белән ачтылар.

"Бүген Россиядə яшəүче һəр халыкның да хəле җиңеллəрдəн түгел. Без үз халкыбызны саклап калырга тырышабыз. Шуңа күрə Аяз Гыйлəҗев бөтен гомерен үзенең халкына багышлый, аны "тузаннан олы юлга чыгара", дөньяда бөек итə", - ди Милəүшə Хəбетдинова.

"Аяз Гыйлəҗевнең эшчəнлеге бүген дə яши. Димəк, бу - 1960 еллар язучыларының безнең буынны тəрбиялəү өчен керткəн зур өлеше. Алар телебезне, мəдəниятебезне саклап кала алды", - ди КФУ доценты

"Килгəн кунаклар язучының ни рəвешле тормыш кичергəнен күз алдына китерер өчен, фотокүргəзмəне карый ала. Аның əти-əнисе, яшəгəн йорты, дуслары һ.б. белəн төшкəн фотолар бар. Барыгызга да рəхмəт", - диде күргəзмə ачылышында əдипнең хатыны Нəкыя Гыйлəҗева.

Күргəзмəнең идея авторы - Милəүшə Хəбетдинова. Оештырырга ярдəм итүче - ТРның Мəдəният министрлыгы. Шулай ук Эдвард Хəкимов, Рифкать Якупов, Зөфəр Бəширов үзлəренең фотоларын тəкъдим иткəн.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100