Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миләүшә Айтуганова Татарстан театрларында спектакль видеоязмалары булмауга гаҗәпләнә
Республикада «Кино+театр» акциясе старт алды. Март аенда «Мир» кинотеатрында һәм республика кинотеатрларында ел дәвамында Камал театрының иң яхшы спектакльләре трансляцияләнәчәк.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татаркино» оешмасы «Кино+театр» акциясенә катнашырга тәкъдим итеп республиканың дәүләт театрларына хатлар язган. Әмма Камал театрыннан башка бер генә театр да теләк белдермәгән.
«Без бу акцияне Камал театры белән генә һәм татар телендә генә уздырмыйча, бөтен театрлар белән эшләргә ниятләгән идек. Бер генә театрда да яхшы сыйфатта яздырылган спектакльләр юк, Камалда гына бар», — диде «Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова «Кино+театр» акциясенә багышланган матбугат конференциясендә.
«Спектакльне берничә камерага яздыру чыгымнар һәм вакыт сорый. Әмма вакыт үткәч нигә яздырмадык дип уфылдыйсың», — диде Камал театры директоры Илфир Якупов.
Ул спектакльләрен яздыру эшенә театрның элеккеге директоры мәрхүм Шамил Закировның да игътибарлы булуын ассызыклады.
Театр артисты Радик Бариев күп кенә спектакльләрнең начар сыйфатта төшерелүенә борчылу белдерде. «Спектакльләрен алдан гына түгел, өстән дә, арттан да төшерергә кирәк. Шундый сыйфатта булсын иде», — диде ул.
Республикада «Кино+театр» акциясе старт алды. Март аенда «Мир» кинотеатрында һәм республика кинотеатрларында ел дәвамында Камал театрының иң яхшы спектакльләре трансляцияләнәчәк.
«Татаркино» оешмасы әлеге акция кысаларында «Мир» кинотеатрында күрсәтү өчен дүрт спектакльне сайлап алган. Болар — «Кара чикмән», «Банкрот», «Хуҗа Насретдин», «Ханума» спектакльләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз