news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли

Татарстанда Наилә Кумысникова белән Гөлзада Сафиуллина турында документаль фильм төшерелә.

Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Султан Исхаков

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли.  Татарстанда Наилә Кумысникова белән Гөлзада Сафиуллина турында документаль фильм төшерелә. Бу хактагы мәгълүматны фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова раслады.

“Төрки киносы ассоциациясенә катнашучы илләрнең һәрберсе хатын-кызлар турында 10 минутлык фильм әзерлиләр. Әлеге фильмнар бергә җыелып “Хатын-кыз портретлары калейдоскобы” булачак, - дип аңлатты бу ассоциациядә Татарстан вәкиле буларак катнашучы кино продюсеры Миләүшә Айтуганова. - Без күн мозаика ясаучы рәссам Наилә Кумысникова һәм җырчы Гөлзада Сафиуллинаны алдык. Алар рәсем һәм җыр аша татар милли сәнгатенең бөтен байлыгын, матурлыгын күрсәтә алучы шәхесләр”.

Төрки киносы ассоциациясе өчен документаль фильмның 10 минутлык кыска версиясе әзерләнсә, фильмның тулы версиясе 26 минутлык булачак. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелә. Субсидия суммасы – 400 мең сум. Режиссер – Илшат Рәхимбай.

  • Наилә Кумысникова 1958 елда Казанда туган. Театр мохитендә тәрбияләнгән. Әтисе – Халит Кумысников – театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белгече, татар театрын тирәнтен өйрәнгән белгеч. Әнисе Асия Хәйруллина – Татарстанның атказанган артисты.
  • Гөлзада Сафиуллина – Татарстанның халык артисты, Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100