news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Айтуганова кинорежиссер Илшат Рәхимбайны тамашачысын өйрәнергә районнарга озата

Татарстан районнары тамашачылары режиссерның «Күзалла», «Ышанмыйм» һәм «Гастарбайтер» кыска метражлы фильмнарын карый алачак.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай Татарстан районнары буйлап иҗади очрашулар сериясен башлап җибәрә. Әлки, Арча, Аксубай, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Теләче районы тамашачылары режиссерның «Күзалла», «Ышанмыйм» һәм «Гастарбайтер» кыска метражлы фильмнарын карый алачак. Бу хакта әлеге очрашуларны оештыручы “Татаркино” хәбәр итә.

“Мондый очрашулар алга таба башка режиссерлар белән дә оештырылачак дип күздә тотыла. Режиссерларны тамашачыга тәкъдим иткән кичәләр Казанда “Мир” кинотеатрында да булыр, мөгаен”, - ди “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге җитәкчесе Регина Шиһабетдинова.

Илшат Рәхимбай районнарга очрашуларга үзенең «Күзалла» фильмында төп рольләрен башкарган Раушан Шәриф һәм Марсель Тимофеевны чакырырга уйлый.

“Очрашулар оештыру - Миләүшә Айтуганова идеясе. Мондый очрашулар бик кирәк, тамашачың белән аралашмагач та, ни өчен төшерергә соң?!” – диде Илшат Рәхимбай “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул беренче очрашуның 7 февральдә Базарлы Матакта булачагын әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100