news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Айтуганова Казан кинофестивален Мәскәү бизнес-форумында читекләр киеп яклаган

Казан кинофестивале “Кулланучылар фикере буенча иң яхшы фестиваль” коминациясендә – II урын, “Иң яхшы кинофестиваль” номинациясендә III урын алган.

Миләүшә Айтуганова Казан кинофестивален Мәскәү бизнес-форумында читекләр киеп яклаган
Регина Шиһабетдинова

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестивале “Festival Forum-2019” III халыкара бизнес-форумында ике номинациядә призлы урыннар алган. Кинофестивальне Миләүшә Айтуганова читекләр киеп яклаган. Бу хакта “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова үзе һәм матбугат үзәге җитәкчесе Регина Шиһабетдинова хәбәр итә.

Мәскәүдә “Festival Forum-2019” III халыкара бизнес-форумы тәмамланды. Форумның конкурс программасында Россиянең 40 кинофестивале катнашты.

Казан кинофестивале “Кулланучылар фикере буенча иң яхшы фестиваль” коминациясендә – II урын, “Иң яхшы кинофестиваль” номинациясендә III урын алган.

Кинофестиваль конкурс эшләре саны, миссия һәм социаль җаваплылык, үсеш динамикасы, иганәчеләр өчен кызыклыгы, мәйданчыклары саны һәм сыйфаты, инфосәбәп буларак матбугат игътибары кебек критерийлар аша бәяләнгән.

Милли читекләр киеп фестивальне яклаган Миләүшә Айтуганова социаль челтәрдәге битенә “Читекләр, әлбәттә, минем фәрештәләрем!” дип язып куйган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100