news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Айтуганова “Казан Экспо”да кино төшерү өчен павильон ясарга тәкъдим итте

Кино комплексы төзелешенә акчаларның бер өлешен инвестицияләр хисабына алырга мөмкин, дип саный “Татаркино” директоры.

Миләүшә Айтуганова “Казан Экспо”да кино төшерү өчен павильон ясарга тәкъдим итте
Рамиль Гали

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан фильмнарын төшерү өчен өчен павильоннар җитми. Аны “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында урнаштырырга мөмкин. “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюсында шундый тәкъдим әйтте.

“Башта комплекс төзергә кирәк. Хәзер инвестицияләр җәлеп итү һәм мондый уртак төзелеш вариантларын карарга мөмкин. Бездә мәйданчыклар бар. Мәсәлән, “Казан Экспо”. Нигә анда кино төшерү өчен павильон ясамаска? Без хәзер моның белән шөгыльләнәбез”, - диде Миләүшә Айтуганова.

Сыйфатлы продукт ясау өчен талант һәм энтузиазм гына җитмәячәк, дип тә өстәде ул. Кинематографистлар шартларга һәм тиешле финансларга мохтаҗ.

"Әлбәттә, тиз генә нормаль продукт ясап булмый. Башта энтузиазм кирәк, ә аннары аны гамәлгә ашыру өчен ярдәм итәргә", - дип тәмамлады Миләүшә Айтуганова.

Сүз уңаеннан, Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале вакыйгаларының бер өлеше быел “Казан Экспо” мәйданчыгында узды. Мәсәлән, Халыкара мөселман киносы фестивале халыкара күргәзмә үзәгендә Сочи Россия-Британия кинофестивале белән хезмәттәшлек итү турында килешкән. Документка кинофорумның башкаручы директоры буларак Миләүшә Айтуганова имзасын куйды.

Миләүшә Айтуганова белән әңгәмәне тулысынча "События” сайтында укыгыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100