news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Миләүшә Айтуганова: «Без — кырык беренче ел балалары» кино төшерү өчен авыр әсәр

Фильмның продюсеры фильмны төшерү өчен төзекләндерелмәгән иске биналарны табарга авыр булганын, әсәрдәге поезд детален үзгәртергә туры килгәнен әйтте.

Миләүшә Айтуганова: «Без — кырык беренче ел балалары» кино төшерү өчен авыр әсәр
Владимир Васильев

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» повестен экранизацияләүнең авырлыклары турында сөйләде.

«Күптәннән бу хыял белән яшәдек. Күпчелек сәхнәләр класста, училищеда бара. Үзгәртелгән мизгелләр дә булды. Мәсәлән, сугыш елларындагы поездны эзләдек, таба алмадык. Алар, гомумән, юк икән. Аны режиссер элеккеге машинага алмаштырды», — диде ул Бөтендөнья татар яшьләре яшь активистлар өчен оештырган «Без — кырык беренче ел балалары» фильмының ябык премьерасында.

Аның әйтүенчә, фильмда дәресләр барган училище бинасының эчен Яшел Үзәндә төшергәннәр. «Ремонтламаган иске бинаны очраклы гына эзләп таптык. Ул мәктәп сугыш вакытыннан калган булган. Бер ягында балалар бакчасы булса, икенче ягы төзекләндерелмәгән килеш буш тора иде», — дип аңлатты Миләүшә Айтуганова.

«Ашаган белми, тураган белә, диләр. Безгә бик күп „турарга“ туры килде. Фильмны төшерәсе дә килде, әмма мөмкинлекләр чикле булды, акчасы да күп түгел — нибары 4 миллион бирелде. Училище бинасын Арча агрокөллиятендә төшердек, ул элек педагогика училищесы булган. Иске йорт Мөхәммәт Мәһдиевның туган авылы — Гөберчәк авылында төшерелде», — диде фильмның продюсеры.

Төп рольне башкарган Булат Гатауллин рольгә керер өчен дәү әниләре сөйләгәннәрне үзе аша үткәрергә туры килгән. «Әсәр барыбыз өчен дә таныш. Бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Зур әтием дә Берлинга барып җиткән. Шуңа күрә бу тема үзем өчен дә авыр булды. Китаплар да күп укыдым. Училищеда белем алганда да материаллар белән күп эшләргә, эзләнергә туры килде. Съемкалар башланганчы әсәрне тагын бер кат карап чыктым», — диде яшь актер.

Продюсер сүзләренчә, режиссер Әмир Галиәскәров иске фильмга охшатып эшләү максатыннан, фильмны аклы-каралы төстә төшерергә булган. Фильмны 20 көн төшергәннәр. Кайбер актерлар өч этап кастинг үткән. «Классиканы төшерү — риск. Кайбер кеше кабул итә алмый, чөнки укыганда үзенчә күзаллаган була», — дип йомгаклады Айтуганова. Фильмны киләчәктә прокатка чыгарырга ниятлиләр. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100