news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Микулай» фильмын эшләп бетерү өчен акча җыялар

Фильм бюджетының яртысын «Татнефть» оешмасы каплаган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» фильмын төшерүчеләр кинокартинанытөгәлләп бетерү өчен краунфандинг платформасында акча җыя.

Фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай сүзләренчә, команда хәзерге вакытта фильмны монтажлау белән шөгыльләнә һәм акча эзли. Бу хакта ул «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Фильмны әҗәткә төшердек дисәк була, чөнки сентябрь аенда, картинаны төшергән вакытта, акчабыз юк иде. Кешеләр белән сөйләшеп, аңлашып 3-4 ай эшләдек. Бер атна элек „Татнефть“ белән ярты чыгымнарны капларга сүз куештык һәм безнең шундый зур партнерыбыз бар», — диде Илшат Рәхимбай.

Режиссер сүзләренчә, «Микулай» проектын хуплаган һәр кеше 2022 елның мартына кадәр махсус сайтта үз өлешен кертә ала.

Искәртеп үтәбез, 2021 елның сентябрь аенда Питрәч районының Талкыш авылында дүрт федераль актёр катнашында «Микулай» дип исемләнгән психологик этно-триллер төшерделәр. Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасы нигезендә язылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot