news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Микулай» фильмы төшерелгән Талкыяз авылында авторлык турлары оештыру мөмкинлеге карала

«Микулай» фильмы төшерелгән Талкыяз авылында авторлык турлары оештыру мөмкинлеге карала
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Кинорежиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы төшерелгән Питрәч районы Талкыяз авылында туристлар өчен «Микулай» киноавылы ясау идеясе бар. Бүген әлеге авторлык турпроекты журналистларга һәм блогерларга тәкъдим ителде.

«Бу массакүләм туристик юнәлеш буларак түгел, ә кечкенә төркемнәр өчен тәкъдим ителә. Хәзер туроператор ихтыяҗны өйрәнә. Бу бер яктан кинотур булса, икенче яктан керәшен ретриты (вакытлыча җәмгыятьтән аерылып ялгыз торып алу) була ала», - диде төркемне каршы алган Илшат Рәхимбай.

«Кино – әлеге турның нигезе булыр дип күзаллыйбыз. Авыл кешеләре белән сөйләштек. Алар өчен дә проект кызыклы», – диде авторлык туры операторы Камилла Тукаева.

Илшат Рәхимбай журналистларга кино төшерү барышындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләде. «Микулай» фильмы геройлары яшәгән йортлар белән таныштырды.

  • «Микулай» фильмы июль аенда киң прокатка чыкты.
  • Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасы нигезендә язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100