news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Микулай» фильмы төшерелә башлаган кинопроектлар питчингында җиңде

«Микулай» фильмы төшерелә башлаган кинопроектлар питчингында җиңде

«Микулай» фильмы Екатеринбург һәм Санкт-Петербург фильмы белән бергә «Время кино» питчингында җиңеп чыкты. Гамәлгә ашырыла башлаган проектның авторлары 700 000 сум приз фонды өчен көч сынашкан иде.

«Время кино» оешмасы хәбәр итүенчә, приз фондын «Микулай» (Казан), «По протоптанным тропам» (Екатеринбург) һәм «Птичканутые» (Санкт-Петербург) проектлары бүлешәчәк.

«Тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендә «Микулай» фильмы режиссеры Илшат Рәхимбай 350 000 сум алачак. «Кыска метражлы нәфис фильм» номинациясендә «По протоптанным тропам» фильмы режиссеры В. Емелин 150 000 сум алачак. «Документаль кино» номинациясендә «Птичканутые» фильмы режиссеры Ю. Макарова (Санкт-Петербург, Новгород) — 200 000 сум ала.

Әлеге акчалар кино төшерү процессын төгәлләргә – тавыш, монтаж эшләренә яки postproduction этабына тотылырга тиеш.

Оештыручылар әйтүенчә, питчингка 25 регионнан 66 гариза үткән. Шуларның 34 тулы метражлы нәфис фильм, 18е кыска метражлы, 14е – документаль. Проектлар Барнаул, Владивосток, Владикавказ, Горно-Алтайск, Грозный, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Казан, Кемерово, Киров, Красноярск, Липецк, Люберцы, Мәскәү, Нефтекамск, Түбән Новгород, Пермь, Санкт-Петербург, Төмән, Улан-Удэ, Уфа, Чиләбе, Черкесск, Чита, Якутск шәһәрләреннән кабул ителгән.

Гаризалар өч критерий буенча каралган. Беренчедән, гариза бирүченең яше 35тән узмасын. Икенчедән, проект региональ булсын. Өченчедән, ул work-in-progress стадиясендә, ягъни гамәлгә ашырыла башлаган булырга тиеш.

Һәр номинация лауреаты «Алтын тәлинкә» кинопремиясе проекты кысаларында акчалата призга ия була. Питчинг РФ мәдәни инициативалар мәдәни фонды ярдәме белән оештырылган.

  • «Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗев пьесасы нигезендә төшерелде. Төрле сәбәпләр аркасында килешүләр өзелеп Илшат Рәхимбай финанс кыенлыкларына очрады. Акчаларның бер өлешен Татарстан Хөкүмәте, бер өлешен иганәчеләр каплаган.
  • Өлешчә түләүләр өчен краудфандинг ысулы белән акча җыела. Фильмга «Планета» мәйданчыгы аша ярдәм итәргә мөмкин.
news_right_1
news_right_2
news_bot