Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Микулай» фильмы прокат вакыты тәмамланып килә
«Микулай» фильмының прокат вакыты тәмамланып килә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, 14 июльдә Казанда фильмның соңгы махсус күрсәтелеше билгеләнгән.
«Фильмны карап өлгермәгән кешеләр «Республика» сәүдә үзәгендәге кинотеатрга килә алачак. Биредә фильмны төшерү командасы белән очрашу була. Соңыннан махсус бүләкләр дә уйналычак», – ди Илшат Рәхимбай.
Фильмнан соң шундый ук очрашу бүген Иннополиста, иртәгә Алабугада планлаштырылган.
«Җәйге прокат бик авыр икән, шуңа сезнең ярдәмегез безнең өчен бик мөһим. Төрле социаль челтәрләрдә калдырган кайтавазларыгызга да рәхмәтле булыр идек», дип фильм карарга чакыра режиссер.
Ул фильмның, кайтавазларга караганда, федераль масштабтагы вакыйга булуын билгеләп үтә. «Микулай» этнотриллеры «Кинопоиск» мәйданчыгы мәгълүматларына караганда рейтингның ышанычлы 7 балл булуын ассызыклый.
- «Микулай» этнотриллеры киң прокатка 22 июньдә чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз