news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Микулай» беренче татар этно-триллерына акча җыю өчен өч көн калды

«Микулай» беренче татар этно-триллерына акча җыю өчен өч көн калды
"Татар-информ" архивы

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Микулай» этно-триллерының экраннарга чыгарга әзерләнүе турында хәбәр итә.

«Ләкин аңа кадәр проектка ярдәм кирәк. «Планета» краудфандинг мәйданчыгында проект өчен акча җыю бара. 750 меңнең күп өлеше инде тупланды, тагын аз гына акча җитми», – ди ул.

Әлеге сумманы 21 июльгә кадәр җыеп бетерергә кирәк. Әгәр җыелып бетмәсә җыелган кадәресе платформа счетында башка проектлар өчен кала.

Платформа аша булачак премьерага билет сатып алырга яки башка бүләкләр сайларга да мөмкин.

Фильмның режиссеры һәм продюсеры - Илшат Рәхимбай. Фильм Мансур Гыйләҗевның «Микулай» монопьесасы мотивлары буенча төшерелгән. Төп рольләрне Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Екатерина Агеева һәм Варвара Шмыкова башкара.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100