Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Микроэлектроника өлкәсендә галим һәм белгеч Ренат Хафизов вафат булган
Танылган галим, микроэлектроника һәм җылылык-визион сенсорлар өлкәсендә белгеч Ренат Хафизов вафат булган. Бу хакта Мәскәү татар морзалары мәҗлесе хәбәр итте. Ул 7 ноябрьдә вафат булган.
Ренат Хафизов физика-математика фәннәре кандидаты, Россия Табигый фәннәр академиясе, Европа табигый фәннәр академиясе һәм Евро-Урта диңгез фәннәр һәм сәнгать академиясе академигы иде.
Ренат Хафизов 1950 елда Кировта хәрби прокурор һәм табиб гаиләсендә туа. Аның нәселе Татарстанның Кукмара районы Мәчәкәр тарихи авылыннан килә.
Ренат Хафизов белән хушлашу 11 ноябрьдә Митин крематорие залында була. Галимне Зеленоград шәһәрендә җирләргә планлаштыралар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз