news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миколог: Бер генә ысул да ашарга яраклы гөмбәне агулысыннан аерырга мөмкинлек бирми

Урманда тапкан ашарга яраклы гөмбәне агулысыннан ышанычлы рәвештә аерырлык бер генә ышанычлы ысул да юк. Миколог, биология фәннәре кандидаты Михаил Вишневский «Радио 1» белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

«Бик кызганыч, ләкин бер генә халык ысулы да ышанычлы түгел. Күпләр кортлы гөмбәне җыярга мөмкин дип саный, чөнки суалчан ашаса, кешегә дә ярый булып чыга. Бу дөрес түгел: агулы гөмбәләрнең барысы да диярлек личинкалар белән зарарлана», - дип искәртте белгеч.

Гөмбәдәге агуны киметү буенча халык рецептлары да нәтиҗәле түгел. «Күпме аш серкәсе, күпме генә тоз салсаң да, агулы гөмбә (агуланып үлү очракларының 90 процентка якыны шуңа туры килә) бары тик рәхмәт кенә әйтәчәк», – дип аңлатты биолог.

Шуңа күрә Вишневский «төгәл белгән гөмбәләрне генә» җыярга киңәш итә. «Әгәр таныш булмаган урманга барасыз яки гөмбәләрне начар беләсез икән, үзегез белән тәҗрибәле кешене ияртегез», – дип ачыклык кертте ул.

Моннан тыш, миколог сүзләренчә, җыйган гөмбәләрне өйгә кайткач таратып, яңадан тикшерергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot