news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Микаел Тоноян: Татар телен өйрәнү җиңел булды

Хәзерге вакытта Канадада яшәүче әрмән бизнесмены Микаел Тоноян татар телен өйрәнгән һәм Әрманстанда беренче татар милли ашлары кафесын ачарга тели.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Хәзерге вакытта Канадада яшәүче әрмән бизнесмены Микаел Тоноян татар телен өйрәнгән. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Әрмәнстанда беренче татар милли ашлары кафесы ачарга һәм Татарстан-Әрмәнстан җәмгыятен оештырырга теләвен әйтте.

“Минем өчен татар теле һәм, гомумән, татар дөньясы бик кызыклы. Татар телен мин Рәвил Сабировның “Татар теле” үзөйрәткече белән үзләштерә башладым. Аннан “Ана теле” программасына күчтем. Шулай ук күп кенә башка сүзлекләр, китаплар һәм электрон ресурсларны кулландым”, - диде ул.

Микаел Тоноян “Татар-информ”га татар телен өйрәнү җиңел булуын әйтте.

“Шәхсән миңа татар телен үзләштерү авыр булмады. Мин татар телен өйрәнә башлаганчы төрек телен белә идем. Төрек теле, татар теле кебек үк төрки тел булганга, миңа берникадәр җиңелрәк булды”, - дип сөйләде Микаел Тоноян.

Микаел Тоноян Татарстан һәм Әрмәнстан җәмгыятен оештырырга һәм Әрмәнстанда беренче татар милли ашлар кафесын ачарга теләвен җиткерде 

“Мин Татарстан-Әрмәнстан җәмгыяте булдырырга телим. Безнең халыкларның тарихы һәм мәдәнияте бик бай. Әмма бер-беребез турында без бик аз беләбез. Шулай ук, Әрмәнстанда беренче татар милли ашлары кафесы ачарга телим,” – диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100