news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Зурабов: «Татарстанда «Сәламәтлек» илкүләм проектының бүгенге һәм алдагы елларга караган планы хәзер үк комлекслы рәвештә тормышка ашырыла башлавын күрдем»

Михаил Зурабов: «Татарстанда «Сәламәтлек» илкүләм проектының бүгенге һәм алдагы елларга караган планы хәзер үк комлекслы рәвештә тормышка ашырыла башлавын күрдем»

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). «Мин монда беренче мәртәбә илдә үзем башкарырга теләгән эшләрнең инде тормышка ашырылуын күрдем. Беренчел медицина ярдәменә игътибар юнәлтмичә генә, югары технологияләр белән дәвалау дөрес булмас иде», - диде Михаил Зурабов Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге эшчәнлеге белән танышканнан соң. Билгеле булганча, бүген Казанга Ауразия икътисади берләшмәсе (ЕврАзЭС) Интеграция комитеты каршындагы сәламәтлек советы утырышына килгән кунаклар югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче Төбәкара клиник-диагностика үзәге эшчәнлеге белән танышты. Билгеле булганча, ЕврАзЭС илләрендә яшәүче гражданнарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү Интеграция комитеты каршындагы сәламәтлек саклау советы әгъзалары фикер алыша торган төп темаларның берсе.

Әлеге чарада РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов, ТР Премьер-минстры Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, Казанның Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин, Беларусь Республикасы һәм Казахстанның сәламәтлек саклау министрлары Василий Жарко белән Анатолий Дерновой, Кыргызстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Мадамин Каратаев, Таҗикстан һәм Үзбәкстан министрларының беренче урынбасарлары Нусратулло Сәлимов һәм Абдухәким Хаджибаев, ЕврАзЭС генераль секретаре урынбасары Серик Примбетов һ.б. катнашты.

«Әле бер ел ярым элек кенә бу үзәктә хәзер көн саен булган могҗизалар хакында уйлый да алмый идек. Бер ел эчендә Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә ирешелгән нәтиҗәләргә без якын киләчәктә башка төбәкләрдә дә ирешергә тиеш. Хәзер мондый класстагы үзәкләр башка төбәкләрдә дә төзелә. Шундыйларның беренчесе быел Әстерхан һәм Пенза шәһәрләрендә ачылачак. Тагын ике үзәк, травмотология һәм ортопедия үзәкләре Чабаксар һәм Краснодарда төзеләчәк», - диде М. Зурабов журналистларга биргән интервьюсында. Ул шулай ук «Сәламәтлек» илкүләм проектының Татарстанда инде уңай нәтиҗәләр бирүе хакында ассызыклады. «Биредә комплекслы якын килү нәтиҗәсендә ашыгыч, беренчел медицина ярдәме күрсәтү, сырхауханәләрне белгечләр белән тәэмин итүдән тыш, иң мөһиме, югары технологияләр ярдәмендә хезмәт күрсәтүче медицина үзәге барлыкка килгән. Без сәламәтлекне саклау мәсьләсенә мондый комплеклы якын килүне илнең башка төбәкләрендә дә тормышка ашырырга телибез», - ди РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры. Ул шулай ук Казанга Ауразия икътисади берләшмәсе (ЕврАзЭС) Интеграция комитеты каршындагы сәламәтлек советы утырышына килгән кунакларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә Россиядәге «Сәламәтлек» илкүләм проектының бүгенге һәм алдагы елларга караган планын хәзер үк комлекслы рәвештә тормышка ашырылуын күрергә мөмкин булды, дип ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot