Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Михаил Зурабов Төбәкара клиник-диагностика үзәге эшчәнлеге белән танышты
Михаил Зурабов Төбәкара клиник-диагностика үзәге эшчәнлеге белән танышты
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Бүген Казанга Ауразия икътисади берләшмәсе (ЕврАзЭС) Интеграция комитеты каршындагы сәламәтлек советы утырышына килгән кунаклар югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче Төбәкара клиник-диагностика үзәге эшчәнлеге белән танышты. Билгеле булганча, ЕврАзЭС илләрендә яшәүче гражданнарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү Интеграция комитеты каршындагы сәламәтлек саклау советы әгъзалары фикер алыша торган төп темаларның берсе.
Чарада РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов, ТР Премьер-минстры Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, Казанның Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин, Беларусь Республикасы һәм Казахстанның сәламәтлек саклау министрлары Василий Жарко белән Анатолий Дерновой, Кыргызстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Мадамин Каратаев, Таҗикстан һәм Үзбәкстан министрларының беренче урынбасарлары Нусратулло Сәлимов һәм Абдухәким Хаджибаев, ЕврАзЭС генераль секретаре урынбасары Серик Примбетов һ.б. катнашты.
Рөстәм Хәйруллин кунакларны Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә бер ел эчендә башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Генераль директор белдергәнчә, биредә бер ел эчендә хирургия комлексында йөрәккә, баш мие һәм кан тамырларына барлыгы 1005 операция ясалган. Үзәктә шулай ук инфаркт, инсульт вакытларында ярдәм күрсәтә алырлык заманча технологияләр урнаштырылган. Нәтиҗәдә, быел гына да 710 пациентны үлемнән алып калганнар.
«Моннан тыш, үзәктә хирургларның белемен күтәрүгә аерым игътибар бирелә. Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә профессор Ренат Акчурин, Россиянең баш нейрохирургы Владимир Крылов, Берн шәһәренең нейрохирургия клиникасы җитәкчесе, профессор Рольф Сайлер мастер-класслар уздырды. Шулай ук дөньякүләм танылган башка табиблар, мәсәлән, АКШның кан тамырлары җәмгыяте президенты Энрико Ашера, Берлиннан алман кардиоүзәге директоры, профессор Роланда Хетцер һ.б. килер дип көтелә. Үзәккә Ренат Акчуринның тагын бер тапкыр килеп, үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга ниятли», - ди Казанның Төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры. Ул шулай ук, биредә эшләүче табибларның илнең атаклы клиникаларында һәм чит илләрдә стажировкалар узуы хакында да сөйләде.
Очрашу вакытында кунакларны шулай ук Татарстанда «Сәламәтлек» илкүләм проект кысаларында башкарылган эшләр белән дә таныштырдылар. «2007 елда сәламәтлек саклау, 2005 елгыдан нык аерыла. Хәзер беренчел медицина ярдәменә игътибар бирелә башлады, нәтиҗәдә республикада яңа туган балалар саны җиде процентка үсте. Ә үлүчеләр саны өч процентка кимеде. Республика хастаханәләренә 265 санитар машина алынды», - диде ТР Сәламәтлек саклау министлыгының инновацион һәм бюджеттан тыш сәламәтлекне үстерү идарәсе җитәкчесе Ростислав Туишев. Ул беренчел медицина ярдәме күрсәтүгә илкүләм игътибар юнәлтелү сәясәте үзен аклый, дип ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз