Михаил Задорновны Юрмалада әтисе янәшәсенә җирлиләр
Россия язучысы һәм сатиригы 15 ноябрьдә соңгы юлга озатыла.
(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Онкология авыруыннан соң 70нче яшендә вафат булган Россия язучысы һәм сатиригы Михаил Задорновны җирләү 15 ноябрьдә була. Аны Юрмалада әтисе янәшәсенә җирлиләр. Бу хакта “Известия” яза.
Язучыны соңгы юлга Ригадагы Александр Невский чиркәвеннән озаталар.
Кичә сатирик белән хушлашырга Мәскәү сырхауханәсенә йөзләп кеше килгән. Биредә аның гомере өзелгән. Сырхауханәдә озату чарасы "ябык" булса да, килгән кешеләргә аның янында булырга рөхсәт ителгән.
Искәртеп үтик, Михаил Задорнов 10 ноябрьдә, баш миендәге яман чир авыруыннан вафат булган.