news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Задорновны концерт залыннан хастахәнәгә алып киткәннәр

Алданрак популяр сатирик, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, концертларының бер өлешен булдырмаячагын әйткән иде.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россия сатиригы, драматург, юмор остасы Михаил Задорнов Мәскәүдә хастаханәгә салынган, дип хәбәр итә РИА «Новости» « Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә сылтама белән.

Ашыгыч ярдәм бригадасы кичә кич, 22 октябрьдә чакырылган. Задорновны хастаханәгә салганнар.

«360»телеканалы  Задорновны «Меридиан» мәдәният йортыннан сәхнәдә чыгыш ясаган вакытта хәлсезләнеп китү сәбәпле алып китүләрен хәбәр итә.

Алданрак популяр сатирик, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, концертларының бер өлешен булдырмаячагын әйткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100