news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Виноградов Татарстанда узучы сайлауларда җитешсезлекләр булмавын әйтте

“Сайлауларга күп кеше килү – көтелгән вакыйга”, - ди “Петербургская политика” фонды рәисе.

Михаил Виноградов Татарстанда узучы сайлауларда җитешсезлекләр булмавын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 8 сентябрь,“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия төбәкләрендә сайлаулар барышын күзәтүче “Петербургская политика” фонды рәисе Михаил Виноградов Татарстандагы сайлауларда җитешсезлекләр булмавы турында сөйләде. Бу хакта ул “Пирамида” үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте.

“Татарстанда сәяси система бик нәтиҗәле алып барыла, ниндидер җитешсезлекләр булуын без күрмәдек. Сайлауларга күп кеше килү – көтелгән вакыйга. Тавыш бирергә килегез дип, басым ясаулар булмады. Бу нәтиҗәләр республика өчен табигый хәл”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot