news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Михаил Соколов: “Мин тормышка гашыйк”
Бүген Казанның “Эбиволь” галереясендә танылган фото остасы Михаил Соколовның “Яхшы күргәзмә” дип аталган шәхси фотоэкспозициясе ачылды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Эбиволь” галереясендә танылган фото остасы Михаил Соколовның “Яхшы күргәзмә” дип аталган шәхси фотоэкспозициясе ачылды.
Михаил Соколов “Татар-информ” хәбәрчесенә белдергәнчә, бу – аның беренче күргәзмәсе. Монда аның 38 фотосы тәкъдим ителә. Иҗатының 20 еллыгына багышланган зур күргәзмәне автор ел ахырында оештырырга ниятли. Экспозициядә әле аерым шәхесләр фотолары, спортка багышланган хезмәтләр урын алмаган. “Минем өчен барлык фотолар – кадерле һәм якын. Мин фото ясагач та, аларны үз янымда сакламыйм. Алар үз тормышы белән яши”, - диде Михаил Соколов.
Фото остасының иҗат җимешләре кеше яшәешенә багышлана. Аларның яртысын фоторепортер чит илләргә - аерым алганда Таиланд, Доминикан Республикасына сәфәре вакытында төшерә. Фото персонажлары - гади кешеләр, руханилар, җәнлекләр һәм серле табигать дөньясы. Фотоларда безнең дөнья бөтен чынбарлыгы белән ачыла. Автор тормыштагы иң матур күренешләрне чагылдырырга омтылган. “Мин һәр фото күренешенә гашыйк. Бары ярату хисе генә мине иҗат итәргә этәрә”, - диде фотограф.
Михаил Соколов массакүләм мәгълүмат чараларында профессиональ эшчәнлек белән 1991 елдан бирле шөгыльләнә башлый. Аның фотолары Казан, Мәскәү басмаларында, шул исәптән «EPA» Аурупа матбугат агентлыгында, «Сэкай Ниппо» Япония басмасында, «Казанские ведомости», «Вечерняя Казань», «Республика Татарстан», «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре», «Милиция, законность, правопорядок» гәзитләрендә, «Татарстан», «Казань», «Идел», «Сөембикә» журналларында басыла. Михаил Соколов шулай ук «Вечерняя Москва», «Ведомости», «Комсомольская правда», «Аргументы и факты», «Жизнь» редакцияләре белән хезмәттәшлек итә. Илебез һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә актив катнаша. Бүгенге көндә Михаил Соколов - «КоммерсантЪ» Идел-Урал вәкиллеге фотохезмәте җитәкчесе булып эшли.
Күргәзмә 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2