Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Михаил Пиотровский: «Казан – Россиянең үткәне һәм бүгенгесенең мөһим символы»
"Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Барлык гасырлар нәтиҗәләре. Россиядә тарихилык чоры. 1820-1890 еллар" күргәзмәсе ачылды
(Казань, 20 ноября, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). "Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Барлык гасырлар нәтиҗәләре. Россиядә тарихилык чоры. 1820-1890 еллар" күргәзмәсе ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуда "Казан Кремле" Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы" ДБУ директоры Зилә Вәлиева белән Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский катнашты.
"Бүген без "Барлык гасырлар нәтиҗәләре. Россиядә тарихилык чоры. 1820-1890 еллар" дигән унөченче күргәзмәне ачабыз. Экспозициягә Дәүләт Эрмитажында сакланган ядкарьләр керде. Дәүләт Эрмитажының Казандагы һәр күргәзмәсе хакында без, мондый матур һәм кызыклы күргәзмәнең булганы юк иде әле, дибез. Эрмитаж белгечләре һәм уникаль коллекцияләре белән һәр очрашу Дәүләт Эрмитажының ил һәм аның гражданнары өчен нәрсә булуын яңабаштан ача. Казан белән Санкт-Петербургның әлеге уртак проекты бик нәтиҗәле булып чыкты, ул туристлар җәлеп итүгә булыша. "Эрмитаж-Казан" үзәге зур Эрмитажның дәвамы булды һәм һәр күргәзмә моны раслый", - диде Зилә Вәлиева.
"Мин Дәүләт Эрмитажына 250 ел тулуны биредә, бүген бәйрәм итүебезгә бик шат. Күргәзмә бик матур, ул рус сәнгать стильләре тарихы турында. Биредә Россия XIX гасырда дан казанган сәнгать һәм гамәли сәнгать үрнәкләре тәкъдим ителгән. Тарихилык - алдагы буыннарның стильләрен үзенә сеңдереп, яңадан эшкәртүче агым. Күпмедер дәрәҗәдә Эрмитаж, аның интерьелары да тарихилык агымы үрнәге булып тора. Музей узган гасырлар тарихына соклану һәм алар хакында башкаларга да сөйләү өчен оештырыла. Аерым әйберләр чор образын аңларга булыша. Күргәзмәләр ярдәмендә кешеләр иң яхшы әйберләрдә үзләренең күзләрен, зәвыкларын тәрбияли", - дип белдерде Михаил Пиотровский.
Күргәзмә авторы, рус җиһазлары белгече Наталья Гусева күргәзмәнең үзе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, экспозиция комплекслы рәвештә һәм биш залда урнаштырылган, аларның һәркасында аерым стильләр тәкъдим ителгән. "Биредә сынлы сәнгать тә, фарфор, пыяла, бронзадан ясалган эшләнмәләр дә, җиһазлар да, сувенир әсәрләр дә бар. Комплекслы рәвештә булуы безгә тарихилык эчендәге теге яки бу юнәлеш турында күзаллау бирә. Бары Дәүләт Эрмитажы коллекцияләрендә генә тарихилыкны зур күләмдә күрсәтеп була. Күргәзмәдә 800гә якын экспонат тәкъдим ителде һәм аларның 40 проценты беренче тапкыр куела. Күргәзмә кызыклы гына түгел, аң-белем дә бирә", - диде Наталья Гусева.
Михаил Пиотровскийдан Казан архитектурасына мөнәсәбәте хакында да кызыксындылар. "Казан, һичшиксез, Россиянең өченче шәһәре. Казан - Россиянең үткәне һәм бүгенгесенең мөһим символы. Аэропорттан килгән вакытта заманча биналар очрады. Аннары без үзәккә килдек һәм борынгы урамнарны күрдек. Бу сугыш вакытында җимерелми калган аз шәһәрләрнең берсе. Казан - Россия символы. Биредә Азия белән Европа очраша", - дип белдерде үз фикерен Дәүләт Эрмитажы генераль директоры.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз