news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Пиотровский ислам тарихын өйрәнгән өчен академик итеп сайланды

Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, Казан федераль университеты мактаулы докторы көньяк гарәп эпик риваятьләрен өйрәнгән.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский ислам тарихын өйрәнүгә өлеш керткән өчен Россия Фәннәр академиясе академигы итеп сайланды, дип хәбәр итә “ТАСС”. Моңа кадәр Михаил Пиотровский академиянең әгъза-мохбире булган.

Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, Казан федераль университеты мактаулы докторы булган Михаил Пиотровский көньяк гарәп эпик риваятьләрен, исламның гарәп тамырларын, Мөхәммәтнең сәяси хакимият формалаштыру процессын өйрәнгән.

Галим 250дән артык фәнни хезмәт авторы, алар арасында – гарәп кулъязмалары каталогы, урта гасыр һәйкәлләре һәм борынгы язмалар, исламның рухи һәм сәяси тарихы, гарәп мәдәнияте турында хезмәтләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot