news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Мурашко үзизоляциягә киткән олы яшьтәге табибларның эшкә кайтуын сорады

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арта, күп кенә төбәкләр өстәмә чикләү чаралары кертә.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавируска каршы прививка ясаткан, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм үзизоляциягә киткән табибларның үз эш урыннарына кайтуын сорады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Олы яшьтәге медицина хезмәткәрләренең бер өлеше илдә эпидемия башланыр алдыннан, өлкәннәрне изоляцияләү буенча чаралар игълан ителү сәбәпле, пенсиягә киткән иде. Бүген инде вакцина бар», — дип искәртте министр Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты утырышында.

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арта, күп кенә төбәкләр өстәмә чикләү чаралары кертә. Вакцинация коронавирустан саклануның иң ышанычлы алымы булып кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot