Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Михаил Мурашко Татарстандагы инновацияләр белән танышачак
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың эшлекле сәфәре ике көн дәвам итәчәк.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде. Эшлекле сәфәренең планнары турында ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.
«Сәфәремнең төп өч максаты бар», — диде Мурашко.
Шуларның беренчесе — Россиянең барлык төбәкләре белән яңа мәгълүмат системасын тәкъдим итү буенча видеоселектор киңәшмә уздыру.
«Икенче максат — йогышлы хастаханә төзелешен карау. Сез беләсез, соңгы берничә айда коронавирус авыруы белән көрәшү чорында 19 йогышлы авырулар хастаханәсе төзелде», — дип сөйләде Мурашко.
Министр планында өченче пункт — медицинада кулланыла ала торган Татарстан инновацияләре белән танышу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз