Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Михаил Мишустин Россия Федерациясе Хөкүмәте Президиумын формалаштырды
Хөкүмәт Президиумы оператив мәсьәләләрне хәл итү һәм утырышта РФ Хөкүмәтен тулы составта чакыру таләп ителмәгән очракларда җыелу өчен оештырыла.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Хөкүмәте Президиумын оештыру турындагы карарны имзалады. Документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән.
Президиум составына Михаил Мишустин, беренче вице-премьер Андрей Белоусов, вице-премьер — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко, шулай ук Премьер-министр урынбасарлары — Виктория Абрамченко, Юрий Борисов, Татьяна Голикова, Алексей Оверчук, Марат Хөснуллин, Дмитрий Чернышенко һәм вице-премьер, Россия Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев керде.
Состав шулай ук гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, тышкы эшләр министры Сергей Лавров, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, икътисади үсеш министры Максим Решетников, финанс министры Антон Силуанов, юстиция министры Константин Чуйченко һәм оборона министры Сергей Шойгуны үз эченә ала.
Хөкүмәт Президиумы оператив мәсьәләләрне хәл итү һәм утырышта РФ Хөкүмәтен тулы составта чакыру таләп ителмәгән очракларда җыелу өчен оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз